23нче февраль көнне 2018 елда Якты-Күл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә “Солдатка Дан”дип исемләнгән гаилә викторинасы үткәрде
23нче февраль көнне 2018 елда Якты-Күл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә “Солдатка Дан”дип исемләнгән гаилә викторинасы үткәрде.Бу викторинага 6 гаилә чакырылды.Катнашучыларга “Билен кысып буган диләр” дигән җыр белән кичәне ачып җибәрделәр.”Җитезләр”,Аккошлар”,Тапкырлар”, “Җилкәннәр”, “Йолдызлар”, “Давлетшиннар” исемле командаларга төрле конкурслар тәгьдим ителде: авыр хәлдән ничек чыгарга,курчакларга памперс кигезү,гаҗиттән ничек ике кешелек күлмәк тегергә, 23 февральгә багышланган сорау-викторина,кызыклы конкурслар җырлар,биюләр белән үрелеп барды.Кичә ахырында һәрбер командага номинацияләр билгеләнде һәм грамоталар бирелде. Кичәдә катнашучыларны “23-февраль Ватанны саклаучылар көне”исемле китап күргәзмәсе белән таныштырдым.Ахырдан катнашучыларны чәй табынына чакырдык.Барысы да кичәдән канәгать калды.