5нче февраль көнне Якты-Күл китапханәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә авылыбызның шагыйрә кызы Фәүзия Мөхәммәтованың «Оҗмах юлы” дип аталган китабының тәгъдим итү кичәсе булды.
5нче февраль көнне Якты-Күл китапханәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә авылыбызның шагыйрә кызы Фәүзия Мөхәммәтованың «Оҗмах юлы” дип аталган китабының тәгъдим итү кичәсе булды. Кичәгә шәгыйрәнең сыйныфташлары, дуслары туганнары килгән иде. Кичәне алып баручылар Фәүзия ханымның һәр китабыннан шигырьләрен укыдылар. Шигырь кичәсе Фәүзия ханымның үзе язган җырлары белән үрелеп барды. Аның шигырьләре үзенең аңлаешлылыгы һәм гадилеге белән укучыларны җәлеп итә торган. Фәүзия Мөхәммәтованың китапларын укучылар бик яратып укыйлар, бу кичәдән соң Фәүзия Мөхәммәтованың иҗатын хөрмәт итүчеләр тагын да артыр дип ышанып калабыз. Кичәгә багышлап”Үз халкымның гади бер кызы мин” исемле китап күргәзмәсе оештырдым.