1 октябрь көнне Якты-Күл мәдәният йортында «Возраст мудрости,тепла и доброты “исемле бәйрәм кичәсе уздырылды.Кичәгә иң актив өлкәннәрне һәм җирле шәгыйрәбез Фәүзия Мөхәммәтова чакырылды.
1 октябрь көнне Якты-Күл мәдәният йортында «Возраст мудрости,тепла и доброты “исемле бәйрәм кичәсе уздырылды.Кичәгә иң актив өлкәннәрне һәм җирле шәгыйрәбез Фәүзия Мөхәммәтова чакырылды.Ул киң кырлы шәхес,үзенең шигырьләре ,”Якты күл авылы тарихы”дигән китабы белән үзенең авылдашларын кинәндерде.Шәгыйрәбез төрле елларда язган шигырьләрен укыды,өлкәннәргә изге теләкләрен,котлауларын җиткерде.Өлкәннәребез үзләре дә бердәм булып җырладылар,биеделәр,мөнәҗәтләр әйттеләр.”Возраст мудрости,тепла и доброты”дигән китап күргәзмәсе ясадым.
Соңыннан өлкәннәр өчен чәй мәҗлесе оештырылды,алар үзләренең истәлекләре белән бүлештеләр,бер кеше дә игътибардан читтә калмады.Кунаклар сый-хөрмәткә дога кылып,изге теләкләрен теләп,оештыручы китапханәчегә һәм мәдәният хезмәткәрләренә җылы рәхмәтләрен җиткерделәр.Бәйрәм кичәсе күңелле үтте.