«Яраткан туган ягым»
4 апрель көнне туган якны өйрәнү проекты кысаларында китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә районыбыз, авылыбыз турында язылган китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук җирле шагыйрьләребезнең китаплары белән танышып булды.