“Минем йөрәктә шигырьләрең яши...”
4 июнь көнне, Якты Күл авылы китапханәсендә, күренекле татар шагыйрәсе Эльмира Шәрифуллинаның 75 еллыгына багышлап “Минем йөрәктә шигырьләрең яши...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Э.Шәрифуллинаның тормыш юлы турында китаплар һәм шигырьләр җыентыклары белән танышырга мөмкин иде.