“Татар халык җәүһәрләре”
19 май Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында китапханәдә «Татар халык җәүһәрләре» дип исемләнгән танып белү сәгате узды. Чараның максаты - халык традицияләрен саклау һәм торгызу, татар халкының рухи һәм традицион кыйммәтләрен пропагандалау, балаларны китап аша милли сәнгать кыйммәтләренә төшендерү. Чара барышында китап күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Китапханәче бөек татар рәссамнары, җырчылары, татар халкының гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре турында китаплар, шулай ук милли татар түбәтәйләре, скәтерләре, чигелгән сөлгеләренең бизәлеше белән таныштырып үтте.