“Бөек Җиңү көне”
9 май - Җиңү көне - безнең горурлык, бөеклек һәм батырлык, хәтер көне.
Якты Күл авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә Бөек Ватан сугышчыларына багышланган һәйкәл янында тантаналы митингта катнашты. Китапханә Җиңү көне уңаеннан “Бөек Җиңү көне!” дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.Митингка килгән кунаклар китап күргәзмәсе белән якыннан таныштылар һәм шулай ук бәйрәмдә , тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын котлап, шигырьләр, җырлар да яңгырады.