«Бәхет ромашкасы»
8 июль «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» билгеләп утелә. Бәйрәмнең төп максаты - традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту.
Шул уңайдан, Якты Күл авылы китапханәсендә «Бәхет ромашкасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә китап укучылар тәкъдим ителгән ромашка таҗын алып, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган мәкальләр укыдылар.