“Мин яратам сине Татарстан”
30 август – республикабызда яшәүче барлык халыкның уртак бәйрәме. Тарихтан күренгәнчә, әлеге көн 1990 елда Татарстанда Мөстәкыйльлек турында Декларация кабул ителгән көн. Шул уңайдан Якты Күл авылы китапханәсендә, Татарстан Республикасы көненә багышлап, “Мин яратам сине Татарстан” дип исемләнгән әдәби укулар узды. Китап сөюче дусларыбыз ватаныбызга багышланган шигырьләр укыдылар.