Светло-Озерская сельская библиотека - филиал № 30
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: ayygul4ik@gmail.com
  • Адрес: 423007 РТ, Нурлатский р-н, д.Светлое Озеро, ул.Центральная, д.30 "В"

“Җырдай моңлы татар теле”

Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулды. Бу вакыйга уңаеннан Якты Күл авылы китапханәсендә “Җырдай моңлы татар теле” дип исемләнгән әдәби укулар узды. Бу чара Габдулла Тукай иҗатына тартылуга, балаларның уку культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән иде. Шагыйрьнең әсәрләрендә бүгенге көндәге күп кенә сорауларга җавап табарга мөмкин. Габдулла Тукай-бөек шагыйрь генә түгел, ә бөтен татар халкының тарихы һәм язмышы символы.