Светло-Озерская сельская библиотека - филиал № 30
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: ayygul4ik@gmail.com
  • Адрес: 423007 РТ, Нурлатский р-н, д.Светлое Озеро, ул.Центральная, д.30 "В"

"Туган телем, газиз телем"

Туган телем, газиз телем

Якты Күл авылы китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап җирле шагыйрәләр белән "Туган телем, газиз телем" дип исемләнгән очрашу үткәрде. Очрашуда Фәүзия Мөхәммәтова, Әлфия Төхвәтуллина(Гөмәрова) һәм Фәнүзә Каримова иҗатлары белән таныштык, кичә шигырь һәм җыр белән үрелеп барды. Очрашуга килүчеләр “Телең белән ачыла, халкым, чишмәдәй саф күңелең” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Җирле шагыйрәләр чыгышлары вакытында экранда китапханәче әзерләгән видео-презентация, аларның иҗатын яктыртып барды. Кичәне “Туган тел” җыры белән тәмамладык.