Телең белән ачыла, халкым, чишмәдәй саф күңелең
Телең белән ачыла, халкым, чишмәдәй саф күңелең
21 февраль - Халыкара туган тел көне.
Туган тел – иң матур, иң якын, иң газиз тел ул. Бу телдә безнең әти - әниләребез, әби – бабаларыбыз сөйләшә. Әниләребез, әбиләребез безгә бишектә чакта ук туган телдә җырлар җырлаганнар, әкиятләр сөйләгәннәр.
Халыкара туган тел көненә багышлап Якты Күл авылы китапханәсендә бердәм укулар үтте. Укулар барышында бик күп туган татар телебезгә багышланган шигырьләр укылды һәм китап күргәзмәсендә булган китаплар, гәҗитләр белән танышу үткәрелде.