Светло-Озерская сельская библиотека - филиал № 30
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: ayygul4ik@gmail.com
  • Адрес: 423007 РТ, Нурлатский р-н, д.Светлое Озеро, ул.Центральная, д.30 "В"

«Матурлыкны үз кулың белән»

Якты Күл авылының китапхәнәсендә ай дәвамында  “Матурлыкны үз кулың белән” (“Красоту твоими руками”) исемле күргәзмә эшли. Минем аңлавымча талант-ул кешегә табигатьтән салынган сәләтләр җыелмасы. Талантлы кешеләрнең эше сокландыра. Күргәзмәдә төрле жанрдагы шәхси һәм гаилә күргәзмәләре: чигү, кисү, рәсем ясау, бәйләү,сәйлән үрү, кәгазьдән бөкләп сыннар ясау, йомшак тукымаларны кисеп чәчәкләр ясау - барысы да мактауга лаек.Укучылар өчен күргәзмәдә төрле кул эшләренә өйрәтә торган китаплар да бик күп(“Татар чигүе”, “Вышивка для начинающих”, “Квиллинг для всех”, “100 поделок из бумаги” һ.б.) .