Светло-Озерская сельская библиотека - филиал № 30
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: ayygul4ik@gmail.com
  • Адрес: 423007 РТ, Нурлатский р-н, д.Светлое Озеро, ул.Центральная, д.30 "В"

“Туган җиргә мәхәббәт саклыйбыз”

  14 сентябрь көнне Якты Күл авылы китапханәсендә китап сөюче дусларыбызга “Туган җиргә мәхәббәт саклыйбыз” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең максаты: укучыларны табигатьне саклау эшенә җәлеп итү,шулай ук табигатькә сак караш тәрбияләү .Китап сөючеләргә табигатьтә йөрү вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлаттым, чөнки табигатьнең нинди булачагы, тирә-юньдәгеләрнең нинди булуы бары тик бездән,шушы җирдә яшәүче кешеләрдән генә тора. Хайваннар һәм үсемлекләр турында энциклопедияләр һәм журналлар белән танышканнан соң,әңгәмәдә катнашучылар җәнлекләр ,үсемлекләр,кош-корт,бөҗәкләр тормышын чын-чынлап яхшы белүләрен,табигатьтә үз-үзеңне дөрес тота белүләрен, аны сакларга әзер булуларын исбатладылар. “Туган җиргә мәхәббәт саклыйбыз“ дигән китап күргәзмәсе белән  дә таныштылар.