Светло-Озерская сельская библиотека - филиал № 30
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: ayygul4ik@gmail.com
  • Адрес: 423007 РТ, Нурлатский р-н, д.Светлое Озеро, ул.Центральная, д.30 "В"

"Туган ягым-күпкырлы"

24 август көнне китап укучылар белән   туган якны өйрәнү максатыннан экскурсия оештырдым. Балалар авыл тарихы белән актив кызыксыналар. Мин балалар игътибарына "Туган ягым-күпкырлы"дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим иттем, шулай ук авыл мәдәният клубында урнашкан  туган якны өйрәнү музеенда булдык. Балалар музей экспонатлары һәм авыл тарихы белән бик теләп кызыксындылар. Ә һәйкәл янында балаларның сугыш, Җиңү бәйрәме турындагы күзаллауларын,белемнәрен киңәйтү,ягыннан якташларыбызның батырлыгына хөрмәт белән карау максатыннан бардык. Туган якка багышланган экскурсиябез бик эчтәлекле һәм файдалы үтте.