Светло-Озерская сельская библиотека - филиал № 30
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: ayygul4ik@gmail.com
  • Адрес: 423007 РТ, Нурлатский р-н, д.Светлое Озеро, ул.Центральная, д.30 "В"

"Мәхәббәт һәм тугрылык-тормыш нигезе"

     8 июль көнне  Бөтенроссиядә Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Якты Күл авылы китапханәсе 2019 елның 1 июленнән 20 июленә кадәр эшләячәк "Мәхәббәт һәм тугрылык-тормыш нигезе" дигән китап күргәзмәсенә чакыра. Күргәзмәдә гаилә белеме, гаилә социологиясе, гаилә мөнәсәбәтләре психологиясе буенча китаплар тәкъдим ителәчәк. Анда балалар һәм яшь ата-аналар өчен психологик тестлар һәм күнегүләр, аралашу "рецептлары" , гафу итү һәм "безнең заман балалары" белән уртак тел таба белүгә багышланган. Шулай ук сәләтле балаларны укыту һәм тәрбияләү, гаилә кыйммәтләре нигезләрен формалаштыру буенча киңәшләр дә бар.