"Ул елларның кайтавазы һич тынмас"
Якты Күл авылы китапханәсендә "Ул елларның кайтавазы һич тынмас" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.Укучылар игътибарына сугыш елларында совет кешеләренең фронт тормышы һәм батырлыгы турында, тылдагы геройлар һәм кечкенә ярдәмчеләр турында,дошман тылында һәм Ленинград блокадасында хезмәт иткән яшь патриотларның фидакарьлеге турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде һәм тагын күп кенә сугышны узган мең язмышлар турында әдәбият китаплары куелды.