Кеше. Табигать. Экология
Якты - Күл авылы китапханәсе китап укучыларның игътибарына "Кеше. Табигать. Экология"диеп исемләнгән күргәзмә оештырды. Күргәзмәгә экология буенча китаплар,сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый торган факторлар турында материаллар,табигатькә зыян китермәс өчен кеше үзен ничек тотарга тиешлеге турында китаплар тәкъдим ителде. Китап укучылар шулай ук китап ярдәмендә урманнардагы хайваннар һәм киң болыннар, кошлар һәм бөҗәкләр, явыз ерткычлар һәм мәзәк хайваннар, бөек агачлар, хуш исле үләннәр һәм чәчәкләр белән якыннан таныша алачаклар.