“Балачак – ул салават күпере төсләре“
2 июнь көнне Якты Күл авылы китапханәсендә “Балачак – ул салават күпере төсләре“ дип исемләнгән әдәби бәйрәм узды. Китапханәнең яшь китап укучылары «Китап иле» буйлап күңелле сәяхәт ясадылар. Алар «Математика», «Зур сер», «Талантлар» һәм «Онытылган геройлар» дип исемләнгән утрауларда булдылар. Әкият персонажлар турында табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр, үзләренең талантларын күрсәттеләр һәм барлык сорауларга да уңышлы җавап бирделәр. Әдәби бәйрәм бик күңелле үтте.