Новоиглайкинская сельская библиотека - филиал № 27

«Кеше-җирнең гузәл чәчәге»

Көчлелегең белән горурланма, 
Кешелегең белән горурлан.
Шәфкатьлелек бизи кешене.
                             М.Җәлил.

Яна Иглай китапханәсендә «Кеше-җирнең гузәл чәчәге» дигән исем астында тәрбия сәгате узды  hәм  кургәзмә эшләп килде. Тәрбия сәгатендә  укучылар кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары белән таныштылар.

Кешеләргә файдалы булу — үзе бер матурлык, гадилек — үзе бер матурлык, хезмәт кешесенең матурлыгы, физик яктан матур булып буламы –шушы сорауларга  китап укучылар җавапны  Габдрахман  Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», Фәнис  Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала»,Владимир Железниковның «Чучело»китабыннын таптылар.