«Хәтер безнең күзләрдә,ә аларның йөрәгендә»
«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» социаль-гуманитар проекты кысаларында 15март көнне Яна Иглай авылы китапханәсе «Хәтер безнең күзләрдә,ә аларның йөрәгендә»исеме астында тыл ветераны Сатдарова Миңсылу апа Сафиулла кызы белән әңгәмә үткәрде.
Әңгәмәдәшебез 1929 елда дөньяга килә, сугыш башланганда аңа 12 яшь була. Ул олылар белән беррәттән сугыш елларының ачысын-төчесен татый, җиңү сәгатен якынайту өчен тиңдәшсез хезмәт батырлыгын күрсәтә, ирләр өчен дә, үзләре өчен дә бар көчен биреп эшли.