Новоиглайкинская сельская библиотека - филиал № 27

Ул яктылык көтеп яшәде”

 Киләчәге бар милләт без,

Шәхесләргә бай милләт без.

 

Татар әдәбиятының үсеш тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе Ф.Әмирхан үзенең күпкырлы иҗаты белән аерылып тора. Язучының үткен сатирик тел белән иҗат ителгән әдәби һәм сәяси-публицистик әсәрләрендә милләт язмышы өчен борчылып яшәү, аны югары мәдәниятле, прогрессив аңлы итеп күрергә теләү сизелеп тора. Яңа Иглай авыл китапханәсе Фатих Әмирхан иҗаты буенча «Ул яктылык көтеп яшәде” диеп аталган мәгълүмат сәгате үткәрде. Фатих Әмирхан тормышы һәм иҗатының кайбер үзенчәлекләренә тукталдылар һәм аның әсәрләрен өйрәнделәр. Шундыйлардан «Фәтхулла хәзрәт» , «Хәят» , «Урталыкта»  һәм башка китапларны атап үтәргә була.