Новоиглайкинская сельская библиотека - филиал № 27

«Котлы булсын, гөрләп торсын Әниләрнең бәйрәме»

«Котлы булсын, гөрләп торсын Әниләрнең бәйрәме»

 

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе – һава торышына карамастан, иң җылы көн –

Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу көнне Яңа Иглай авылы китапханәсе яктылык, мәхәббәт белән тулы иде.  Китапханәче кунакларны бәйрәм белән котлады,кунакларга бу яшь бәйрәмнең әле күптән түгел генә билгеләп үтелүе турында сөйләде,

әмма әнигә ягымлы сүзләр әйтүе һәрвакыт күңелле. Китап укучылар әниләргә багышланган шигырьләр укыдылар.Бу көнне китапханә яктылык һәм мәхәббәт белән тулы иде.