Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

Алар даны мәңгелек



 9 Май көнне, Яңа Әмзә авылы китапханәсе,  мәдәният хезмәткәрләре  белән берлектә Җиңү көненә багышланган митингта катнашты. Ватан тынычлыгы өчен шәһид киткән, сугыш кырыннан исән кайтып та, бүгенге көнгә кадәр яши алмаган ветераннарыбызны мәңгелек истәлеге  бер минут тынлык белән искә алдык, һәйкәлгә венок  куелды, укучылар җырлар җырладылар шигырьләрсөйләделәр.
 Китапханәдә  Җиңү көне уңаеннан ”Алар даны мәңгелек!” дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.   Китап күргәзмәсе белән  китап укучылар бик теләп таныштылар.
 Шулай ук 6 нчы май көнне "Читаем детям о Войне" акциясенә кушылдык. Акциядә 1нче һәм 4 нче сыйныф укучылары бик теләп катнашты. Укучыларны сугыш турындагы әсәрләр белән таныштырдым. Укучыларга бу акциядә катнашу бик тә охшады.