Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

"Туган телем- Тукай теле"

Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә Габдулла Тукай-татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык-безнең горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Туган телебезгә, туган ягыбызга, аның табигатенә мәхәббәт, хөрмәт хисләре безнең күңелләргә Тукай шигырьләреннән, әкиятләреннән иңәдер.Аның әсәрләре шулай ук хезмәткә мәхәббәт уята, нәниләрне шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.
   Шагыйрьнең туган көне уңаеннан Яңа Әмзә авылы китапханәсендә "Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә" дип исемләнгән 6- 8 класс укучылары белән берлектә әңгәмә - дәрес үткәрелде. Укучыларны шагыйрьнең "Исемдә калганнар" дип исемләгән китабы, шигырьләре, хикәяләре, әсәрләре белән таныштырдым. Үзләредә шагыйрьнең бик күп шигырьләрен, хикәяләрен, әсәрләрен беләләр.
   Китапханәдә "Туган телем- Тукай теле" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә ясалган иде.
   Бу чара укучыларга бик охшады.