Алар Ватан өчен сугышты
23 февраль көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсендә “Алар Ватан өчен сугыштылар!” дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм шул темага китапханәгә йөрүче укучылар белән патриотик әңгәмә үткәрелде. Чара барышында укучылар Ватан өчен көрәшкән язучылар, якташлары белән таныштылар.
Бу чараны дәвам итеп мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә чаңгы ярышы һәм башка төр уеннар оештырылды.