Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

“Туган телем – иркә гөлем”

21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.  Шул уңайдан, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт , горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, Яңа Әмзә авылы китапханәсендә “Туган телем – иркә гөлем” дигән акция уздырылды.                                                  
Китапханәдә шул ук исем белән китап күргәзмәсе ясалды.   Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, китапханәгә йөрүчеләрне Г. Тукай,
Р. Миңнуллин һәм башка язучыларның  китаплары белән таныштырдым.  Китапханәгә йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге укучыбыз Г.Тукайның“Туган тел” шигырен яттан сөйләде.