« Илең турында уйласаң – гомерең озын була”
Яңа Әмзә авылы китапханәсендә татар халкының күренекле патриот шагыйрь , батыр сугышчы Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган “Илең турында уйласаң – гомерең озын була”дип аталган китап күргәзмәсе ясадым. Китаплар күргәзмәсенә Фатих Кәримнең төрле елларда чыгарылган китаплары куелды.