“Театр дигән серле дөнья»
2019 ел “Россиядә театр елы” дип игълан ителде,шул уңайдан Яңа Әмзә авылы китапханәсендә “Театр дигән серле дөнья» дип аталган китап күргәзмәсе куелды һәм китап укучылар һәрдаим танышып торалар. Күргәзмәдә цитата итеп Минтимер Шәймиевнең “Театр ул – халык бердәмлеген һәм милләт ныклыгын саклаучы әйтеп бетермәслек зур кыйммәткә ия олы сәнгать төре”дип язган сүзләрен куйдым. Китап күргәзмәсенә үзебезнең якташыбыз Габдулла Кариев, татар драматурглары, Сәхнә журналы һәм башка драматургларның иҗады тормышы турында язылган китаплар куелды.