“Галиәсгар Камал – театр сәнгатенә нигез салучы” .
Яңа Әмзә авылы китапханәсендә драматург Галиәсгар Камалның тууына -140 ел тулуга карата “Галиәсгар Камал – театр сәнгатенә нигез салучы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясадым. Күргәзмәдә язучының драма әсәрләре, үзе турында язылган истәлекләр, анализ үрнәкләре тупланган китаплар һәм җурналлар урнаштырылды. Китапханәгә килүче китап укучыларны Г.Камалның драма әсәрләре тупланган китаплары белән таныштырдым һәм әңгәмә үткәрдем.