“Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә”
Барлык һөнәр дә мактаулы 2019 ел – Татарстанда Эшче Һөнәрчеләр елы буларак, Яңа Әмзә авылы китапханәсендә “Барлык һөнәр дә мактаулы” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәгә цитата итеп “Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә” дигән мәкаль язып куйдым. Китап күргәзмәсенә М. Маликованың “Тылсым, шәфкать”, Г. Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” һәм башка китаплар урын алды.