Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

"Шагыйрь ачкан дөнья "

20 нче ноябрь көнне Яңа Әмзә авыл китапханәсендә балалар язучысы Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Шагыйрь ачкан дөнья " дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче китапханәгә йөрүче балаларны язучының иҗаты белән таныштырды, аның шигырьләрен укыды.
  Әлеге чарага "Шифалы шигырьләр остасы " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылган иде.
  Балаларга Шәүкәт абыйлар язган шигырьләр бик охшады, үзләре белән укырга да алып киттеләр.