“Толерантлык – тынычлыкка юл”
16 ноябрьдә бар дөнья халыкара толерантлык көне билгеләнеп үтелә. Яңа Әмзә авылындагы китапханәдә дә толерантлык дәресе шушы көнгә багышланган иде. Чараның максаты яшь буында әйләнә-тирә дөньяга толерант мөнәсәбәт тәрбияләү иде. Китапханәче “толерантлык” сүзенең мәгънәсен аңлатты, балаларны толерантлык һәм сабырлык көненең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Балалар анда актив катнаштылар. Китапханәгә йөрүче укучылар “Толерантлык – тынычлыкка юл” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар.