"Әнием сүрәте ак кәгазьдә"
Әни...
Һәркемнең күңеле өчен иң изге,
иң газиз кеше ул!
24 нче ноябрь көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Әнием сүрәте ак кәгазьдә" дип аталган рәсем конкурсы үткәрелде. Бу чарага балалар әниләре белән килгәннәр иде. Китапханәче һәм әниләре белән берлектә үзләренең әниләренең сүрәтләрен ак кәгазьгә төшерделәр.
Китапханәдә “Тормыш яме Әнкәй, хатын - кыз" темасы астында китап күргәзмәсе оештырылды.
Балаларга һәм әниләргә бу чара бик охшады. Тагын очрашырбыз дип саубуллаштык.