"Сезнең тормыш үзе батырлык"
6 нчы декабрь көнне Яңа Әмзә мәдәният хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр һәм китапханәче белән берлектә, инвалидлар декадасы уңаеннан "Сезнең тормыш үзе батырлык" дип исемләнгән чара уздырылды. Бәйрәм чарасы чәй өстәле артында үтте.
Чарага килүчеләр үзләренең иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, бер - берсе белән аралаштылар.
Китапханәче "Алар көчле рухлы" дип аталган китап күргәзмәсе оештырган иде, шулай ук чарага килүчеләрнең дә үзләренең кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылган иде.