«Россия Федерациясе Констуциясенә-20 ел»
12 декабрьдә Россия, Конституция көнен билгеләп үтә. Моннан егерме биш ел элек 1993 елның декабрендә бөтенхалык тавышы белән кабул ителгән Төп Закон җәмгыятебезнең социаль-сәяси һәм икътисадый тормышының төп принципларына нигез салды. Бүгенге Конституция - Россия дәүләтенең демократик үсешенең ныклы нигезе. Бу игелекле ниятләр декларациясе генә түгел, турыдан-туры гамәлдә булган реаль документ. 12 декабрь көнне, Яңа Әмзә авылы китапханәсендә шушы көнгә багышланган «Россия Федерациясе Констуциясенә-20 ел» исемле китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә Россиянең дәүләт символикасына һәм Конституцияне булдыру тарихына багышланган китаплар тәкъдим ителде.