"Абдулла Алиш әкиятләр остасы"
15 нче октябрь көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсендә китапханәче мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен балалар язучысы А. Алишның иҗатына багышланган "Абдулла Алиш... Әкиятче дә, батыр да" дип аталган презентация күрсәтелде.
Китапханәдә "Абдулла Алиш әкиятләр остасы" дип исемләнгән күргәзмә төзелде.
Балаларга шулай ук китапханәче " Сертотмас" әкиятен укыды һәм башка әкиятләре белән дә таныштырды. А. Алиш әкиятләре балаларда зур тәэсирләр калдырды.