Бәйрәм көне очраклы гына билгеләп куелмаган, әлбәттә. 8 нче июль - гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм изге Февронияне искә алу көне.
Бәйрәм көне очраклы гына билгеләп куелмаган, әлбәттә. 8 нче июль - гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм изге Февронияне искә алу көне.
Бүген илебез Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә. Әлеге көн берничә ел элек кенә билгеләп үтелә башласа да, ул халык тарафыннан яратып кабул ителде. Иң мөһиме, әлеге истәлекле көн дини бәйрәм буларак түгел, ә илдәге гаилә институты системасын ныгыту, гаилә кыйммәтләренә карата яшь буында хөрмәт, ихтирам уяту максатыннан билгеләп үтелә.
Яңа Әмзә китапханәсендә “ Гаилә, мәхәббәт, тугрылык” дип аталган акция үткәрелде. Бу бәйрәмнең символы ромашка чәчәге санала. Миндә бу көнне китапханәгә килүчеләргә теләкләр теләп ромашкалар тараттым бу бәйрәмнең барлыкка килүе белән таныштырдым.
Китапханәдә бу көнне шулай ук “Гаиләм – ныклы терәгем” дип аталган китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә язучы З. Кадырова, М. Маликова, Ф. Садриев һәм башка китаплар куелган иде. Кайбер китапларны китап укучылар бик теләп үзләренә укыргада алдылар.
Бу көн китапханәгә килүчеләргә бик тә охшады.