1 июнь-Балаларны яклау көне уңаеннан, Яңа Әмзә мәдәният йорты каршында балалар өчен “Сабантуй балкышы” дип исемләнгән чара үткәрелде.Бәйрәмне китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре үткәрде
1 июнь-Балаларны яклау көне уңаеннан, Яңа Әмзә мәдәният йорты каршында балалар өчен “Сабантуй балкышы” дип исемләнгән чара үткәрелде.Бәйрәмне китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре үткәрде.
Татар халкының иң матур бәйрәмнәрнең берсе- Сабан туенда гына уйнала торган уеннар: кашыкка йомырка куеп йөгерү, аркан тарту, чүлмәк вату, балалар күңеленә хуш килде. Алар барысы да бик теләп уеннарда катнаштылар, бүләкләр алдылар. .
Китапханәдә "Балалар китабы - серле бер дөнья" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелынган иде һәм китапханәгә йөрүче балаларны төрле халык әкиятләре белән таныштырдым.
Балалар өчен оештырылган бәйрәм бик күңелле, матур үтте.Чарада 37 кеше катнашты.