Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 73 ел тулды. 9 Май көнне, Яңа Әмзә авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Җиңү көненә багышланган митингта катнашты.

Бүген бөек Җиңү көне –
    Моңсу, сагышлы бәйрәм.
    Батырларны искә алып
    Гөл куйыйк бәйләм-бәйләм!
 
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 73 ел тулды. 9 Май көнне, Яңа Әмзә авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Җиңү көненә багышланган митингта катнашты.Бүгенге көнгә кадәр яши алмаган ветераннарыбызны мәңгелек истәлеге бер минут тынлык белән искә алды , һәйкәлләргә веноклар куелды, укучылар сугыш турында  җырлар җырладылар,  шигырьләр сөйләделәр.
Китапханә дә Җиңү көне уңаеннан ”Җиңүгә илткән юллар”дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Алар белән китап укучыларны  да таныштырды.Күргәзмәгә түбәндәге китаплар куелган иде:”Батырлар китабы”,Хәтер китабы”,”Тыл геройлары”һәм башка китаплар.Китап укучылар күргәзмә белән бик теләп катнаштылар.
Мондый сугышлар башка беркайчан да кабатланмасын иде. Илебезнең, гаиләләребезнең күге һәрчак аяз булсын.