8 нче май көнне Яңа Әмзә авылы китапханәчесе китап укучылар белән берлектә сугыш ветераннары белән очрашты.
8 нче май көнне Яңа Әмзә авылы китапханәчесе китап укучылар белән берлектә сугыш ветераннары белән очрашты. Фасахов Мөбәрәкҗан абый һәм Самерханова Фатыйма апада булып кайттык. Алар безгә үзләренең сугышта катнашкан хәтирәләре турында сөйләделәр,китап укучыларны кызыксындырган сорауларына җаваплар бирделәр. Сугыш ветераннарыбыз безне үзләренең изге теләкләрен теләп, кабат очрашуларыбызны көтеп, озатып калдылар.