Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

“Матур әдәбиятта гаилә мизгелләре”

Гаилә кешелек кыйммәтләрен, мәдәниятен һәм буыннарның тарихи дәвамлылыгын саклаучы булган һәм булып кала. Гаиләдән кешенең тормышы башлана, монда аның шәхес буларак, граждан буларак формалашуы бара. Һәр кешенең уңышында гаилә зур роль уйный, ул безнең һәрберебез өчен язмышның иң кыйммәтле бүләге булып тора. 20 январь көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсендә « Матур әдәбиятта гаилә мизгелләре» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Гаилә тарихы турында язылган китаплар, журналлар, газеталар белән танышырга була.