«Наркомания - ак үлем»
Үсеп килүче буынны наркоманиядән саклап калу һәм аларга кисәтү мәгълүматы бирү максатында, 15 январь көнне Яңа Әмзә авылы китапхәнәсе «Наркомания- ак үлем» дип аталган китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә наркоманиягә каршы төрле китаплар, журналлар белән танышырга мөмкин иде.