“Тату гаилә – ил күрке”
25 декабрь көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсе “Гаилә - бәхет чишмәсе” проект эшен дәвам итеп “Тату гаилә – ил күрке” дип исемләнгән чара үткәрде. Чара барышында китапханәче китап укучыларга открыткалар таратты. Чарага "Гаилә - бәхет бакчасы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде, күргәзмәгә куелган китаплар белән укучылар бик теләп таныштылар.