«Кытай – Россия мәдәнияте”
Россия-Кытай мәдәнияте елына карата 18 декабрь көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсендә үз укучылары өчен «Кытай – Россия мәдәнияте» дип исемләнгән китап – иллюстратив күргәзмә тәкъдим ителде. Кытай - көчле традицияләре һәм яңа технологияләре булган гаҗәеп ил. Күргәзмәдә Кытай һәм Россия тарихы һәм мәдәни мирасы, аның үткәне һәм бүгенгесе белән танышырга була.