Искиткеч көчле ихтыярлы, кабатланмас иҗади сәләткә ия булган рәссам- шагыйрь- якташыбыз Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровка 80 ел тулды
Искиткеч көчле ихтыярлы, кабатланмас иҗади сәләткә ия булган рәссам- шагыйрь- якташыбыз Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровка 80 ел тулды.Бу чарага карата Яңа Әмзә китапханәсендә "Кирәк түгел андый - мондый бәхет" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар аның китаплары белән танышты,аның язган шигырьләрен кызыксынып укыдылар,китапка төшерелгән рәсемнәрен карадылар.
Гакыйль ага Сәгыйров бездән көчлерәк, җирне, халыкны, тормышны безнең барыбыздан да ныграк ярата иде! Ул – көчле, ул – батыр, ул – халкыбызның асыл улы!