Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

“Чәчәкләргә ваза”

Безнең илдә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Ләкин яраткан әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән ничек котларга  соң? Әлбәттә инде үз кулларың белән бүләк ясау!
Бу бәйрәм алдыннан , 26 ноябрь көнне Яңа Әмзә авылы китапханәчесе “Чәчәкләргә ваза” дип исемләнгән мастер – класс күрсәтте. Бу эшне башкару өчен безгә майонездан бушаган чиләк, стаканнар, бәйләү җепләре, төсле кәгазь, җилем һәм кайчы кирәк булды.  

Чын йөрәктән ясалган бүләкләр-иң яхшы игътибар билгеләре. Бүләкләрне үз кулларың белән иң традицион һәм кыйммәтле вариант дип атарга була, чөнки алар куллары җылысын саклый, алар индивидуаль, кабатланмас һәм үзенчәлекле.