Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

Көзге уңыштан кул эшләнмәләре

Менә дигән вакыт-көз! Көз — уңыш җыеп алу һәм үз кулларың белән үстерелгән яшелчә, җиләк - җимешкә сөенү вакыты, йомгак ясау һәм алга карау вакыты.

23 сентябрь көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсендә "Көзге уңыштан кул эшләнмәләре" күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә яшелчәләр, табигый материалдан кул эшләнмәләре, кышка ябылган банкалар һ.б. эшләнмәләр белән тулыландырды.  Күргәзмә укучыларыбызның никадәр талантлы булуын күрсәтә.