Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

Каюм Насыйриның -фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге

Каюм Насыйриның -фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге

11 нче сентябрь көнне  Яңа Әмзә авылы китапханәсендә “Каюм Насыйриның - фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге“ дип исемләнгән китап – иллюстратив күргәзмәсе төзелде. Китап күргәзмәсенә бөек галимнең төрле елларда нәшер ителгән китаплары куелды. Каюм Насыйри гомере буе укый, өйрәнә. Ул татар, гарәп, фарсы, рус һәм төрек телләрен камил белә, фәннең төрле тармакларыннан хәбәрдар була. Каюм  Насыйри – татар халкы күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Аның иҗади мирасы мәдәниятебезнең алтын фондын тәшкил итә. Китап укучылар китап күргәзмәсен җентекләп карадылар, иҗаты белән таныштылар.