Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

“Ромашка бүләк ит”

8 июль – Гаилә, Мәхәббәт, Тугрылык көне! Гаилә - ул үзе бер дөнья. Ул - мәхәббәт, тугрылык һәм бер – береңә карата хөрмәт кебек төшенчәләрне үз эченә ала. Шул уңайдан Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә карата Яңа Әмзә авылы китапханәсендә “Ромашка бүләк ит” дип исемләнгән мастер - класс үткәрелде.